Татарстанда авыл хуҗалыгы культуралары 170,3 мең гектар мәйданда чәчелгән

2015 елның 26 мае, сишәмбе

Татарстанда авыл хуҗалыгы культуралары 170,3 мең гектар мәйданда чәчелгән. Бу сөрүлек җирләренең 99 процентын тәшкил итә. Нурлат, Биектау, Яшел Үзән районнары әлеге эшләрне тулысынча тәмамлады, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.

Әлки районында сабан культуралары тиешле мәйданнарның 99 процентын биләгән. Балтач, Апас районнарында чәчү эшләре 98 процентка башкарылган. Ә Алабуга районында тиешле мәйданнарның 3 процентында чәчәсе калган.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International