Казанда "Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" проектында җиңүчеләрне бүләкләделәр

2015 елның 28 мае, пәнҗешәмбе

Кичә "Әкият" Татар дәүләт курчак театрында "Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" Республика мәгърифәти проектында җиңүчеләрне  бүләкләү тантанасы узды.

 Әлеге проект 2014-2015 уку йорты дәвамында тормышка ашырылды. Анда Татарстаннан 40 меңнән артык беренче сыйныф укучысы һәм аларның ата-аналары катнашты.

Бүләкләү тантанасында безнең районнан да 3 беренче сйныф укучысы катнашты.

Балаларга "Апушның тылсымлы төшләре" дигән спектакль күрсәтелде, җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Проект киләсе елда да тормышка ашырылачак һәм, беренче сыйныф укучыларын гына түгел, бөтен башлангыч мәктәпне колачлаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International