Бүген, Химиклар көнендә, ТРның Түбән Кама районында “Кама Аланы” индустриаль паркының икенче чиратын һәм полиэтилен стретч-пленка җитештерүче өчен билгеләнгән линияләрне эшләтеп җибәрделәр. Бу продуктны эчемлек җитештерүчеләр, шулай ук челтәр компанияләре куллана.
Тантаналы чарада РФ Президентының Идел федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашты. Алар символик төймәгә басып, яңа линиягә старт бирде.
Рөстәм Миңнеханов үзенең чыгышында бу тантанага җыелучыларны Химиклар көне белән котлады һәм, Кама Аланында яңа егәрлекләр ачылу нәкъ менә Түбән Кама районы бөтен республика химиклары башкаласы булу фактын тагын бер тапкыр раслый, дип билгеләп үтте.
Ә Михаил Бабич, бүгенге вакыйга чит илдән кертелә торган товарларны алмаштыру программасын гамәлгә ашыруның тагын бер мисалы дип саный.
“Кама Аланы” индустриаль паркы стретч-пленка производствосын киңәйтү белән генә тукталмаячак. Егәрлекләрне яңадан арттыру 2020 елга билгеләнгән.