Р.Миңнеханов: “Тотрыклы вазгыять – теләсә кайсы төбәкнең үсеш нигезе”

2015 елның 29 мае, җомга

 Бөтен Россиянең иминлеге Идел буе федераль округындагы сәяси һәм икътисади тотрыклылыктан тора. Бу хакта РФ Идел буе федераль округы субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органнары ассоциациясе утырышында ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов белдерде.

Шулай ук, аның сүзләренчә, тотрыклы вазгыять – теләсә кайсы төбәкнең үсеш нигезе. “Бүген ИФО – Россиянең әйдәп баручы округы. Бөтен Россиянең иминлеге Идел буе федераль округындагы сәяси һәм икътисади тотрыклылыктан тора. Һәрберебез бу эшкә үз хезмәтен һәм үз нәтиҗәсен кертергә тиеш. Безнең төбәкләр алдына куелган мәсьәләләрне хәл итүдә бердәм көч белән тырышырга кирәк. Без киләчәктә дә бергә эшләрбез дип уйлыйм”, - дип мөрәҗәгать итте катнашучыларга ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.

Р.Миңнеханов Татарстан парламенты эше турында, ул республика үсешендә мөһим элемент, дип билгеләп үтте.”Башкарма хакимият кабул итә торган карарлар төрлечә кабул ителергә мөмкин, ә алар, тиешле закон белән ныгытылган очракта, үз көчен белдерә”, - дип аңлатма бирде ул 2030 елга кадәр ТР Социаль-икътисадый үсеш стартегиясе программасын мисал итеп китереп.

“Бу җитди программа. Әлбәттә, без аны ТР Хөкүмәте карары белән раслый алыр идек, әмма без Татарстан Дәүләт Советына документ керттек. Башкарма хакимият үз стратегиясен төгәл һәм ачык тәкъдим итәргә, парламент белән килешергә тиеш”, - дип өстәде ул.

ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы, үз сүзләрен исбатлау өчен, 2-3 ел элек Татарстанда традицион булмаган ислам белән бәйле вакыйгалар турында искәртте. “Бу явызлык проблемасын хәл итәргә безнең парламент эше ярдәм итте”, - дип ассызыклады ул.

Хәзер республикада муниципалитетлар белән зур эш алып барыла. “Муниципалитетлар читтә калырга тиеш түгел. Бүген безнең парламент аларны закон чыгару эшчәнлегенә актив җәлеп итә. Күп кенә мәсьәләләрне безнең депутатлар, барыннан да элек, парламент җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин аша хәл итә алабыз”, - диде Татарстан лидеры.

“РФның Идел буе федераль округы субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органнары ассоциациясе утырышы кебек аралашу формасы бик мөһим”, - дип тәмамлады чыгышын ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.

Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International