Ф.Мөхәммәтшин РФның Идел буе федераль округы субъектлары дәүләт хакимияте закон чыгару (вәкиллекле) органнары ассоциациясе координаторы итеп билгеләнде

2015 елның 29 мае, җомга

Бүген РФның Идел буе федераль округы субъектлары дәүләт хакимияте закон чыгару (вәкиллекле) органнары ассоциациясенең XLIII утырышында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, бертавыштан, әлеге Ассоциациянең координаторы итеп билгеләнде.

Утырышта ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, РФ Президентының ИФОдагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич һ.б. катнашты.

Фәрит Мөхәммәтшин 2005-2007 елларда Ассоциация эшен координацияләгән иде. Утырышта катнашучылар ТР Дәүләт Советы Рәисен абруйлы хезмәттәш һәм тәҗрибәле закон чыгаручы буларак бәяләде.

“Бу мәсьәләгә бердәм мөнәсәбәт булуга шатмын. Без Фәрит Мөхәммәтшинны күп еллар беләбез. Ул республика күләмендә генә түгел, ә федераль дәрәҗәдә абруйлы закон чыгаручы булып тора. Аның Татарстанның социаль-икътисадый һәм милләтара үсеше буенча эшенә югары бәягә ия”, - дип билгеләп үтте М.Бабич.

Үз чиратында, Фәрит Мөхәммәтшин ышаныч белдергәннәре өчен рәхмәт сузләрен җиткерде.

Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International