Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында алтынчы чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов катнашында матбугат конференциясе узды. Ул 2015 нче елның язгы сессиясендә карала торган закон проектлары турында сөйләгәндә, эшсезләрдән мәҗбүри медицина иминияте полисларын алу турындагы закон проектына аерым тукталды.
Аның тарафыннан кертелгән закон проектында эшсез гражданнарны мәҗбүри медицина иминияте полисларыннан мәхрүм итү тәкъдим ителә. “Социаль дәүләт бар кешегә рәттән түгел, ә мохтаҗларга ярдәм итәргә тиеш”, - дип белдерде Илдар Гыйльметдинов. “Россия Федерациясендә мәҗбүри медицина иминияте турындагы” законга төзәтмәләр буенча, беркайда да эшләмәүче һәм мәшгульлек органнарында да теркәлмәгән гражданнар иминиятләштерелгән затлар исемлегеннән төшереп калдырыла.
Депутат әйтүенчә, бүгенге көндә Татарстанда эшкә сәләтле, әмма эшсез саналган 538 мең кеше исәпләнә. “Татарстан бюджеты алар өчен мәҗбүри медицина иминиятенә 6 мең сум акча түли. Бу барлыгы 3 млрд 300 млн сум дигән сүз - искиткеч зур сумма. Без бит, чынлыкта, бу кешеләрнең яхшы керем алып яшәүләрен беләбез, бу бит “соры” базар. Бу кешеләр хезмәт килешүләре төземичә, салым түләмичә яшәп ята. Алар өчен дәүләт яки без түләп ятарга тиеш түгел”, - дип ассызыклады И. Гыйльметдинов. Аның әйтүенчә, әлеге төзәтмәгә каршы чыгучылар, социаль дәүләт һәркемгә ярдәм итәргә тиеш, дип әйтә икән. Ул полистан мәхрүм итү ашыгыч медицина ярдәме күрсәтүдә чагылыш тапмаячагын билгеләп узды, полисы булмаса да, һәр гражданга кичектергесез ярдәм бушлай күрсәтелә. Депутат закон проектының агымдагы елның көзендә кабул ителергә мөмкинлеген шәрехләп үтте.