Билгеле булганча, Татарстан Дәүләт Советы Казандагы “Адмирал” сәүдә комплексында чыккан янгыннан соң, Шәһәр төзелеше һәм Административ кодексларга, янгын куркынычсызлыгы турындагы законнарга төзәтмәләр кертү тәкъдиме белән чыккан иде. Әлеге төзәтмәләрне беренче укылышта РФ Дәүләт Думасы июнь азагында гына караячак. Бу хакта бүген журналистларга алтынчы чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов хәбәр бирде. Ул “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында 2015 нче елның язгы сессиясендә карала торган закон проектлары турында бәян итте.
Депутат әйтүенчә, гамәлдәге законны кырысландыра торган төзәтмәләрдән торган өч закон проектын кабул итү яки кире кагу турында ахыргы карар 2015 нче елның көзендә кабул ителәчәк. Бу төзәтмәләргә каршы бизнес вәкилләре фикерләрен җиткергән. Федераль үзәккә җибәрелгән бу закон проектларын Татарстан быел март аенда узган сессия утырышында кабул иткән иде.
“Халык күп булган урыннарга, хастаханәләргә, сәүдә үзәкләренә аерым игътибар кирәк, аларда янгын чыгуны кисәтү өчен җитди чаралар күрү зарур”, - дип белдерде И. Гыйльметдинов. Ул төзәтмәләрнең асылын искәртеп, аларның дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләренең объектларны проектлау вакытында эшнең һәр стадиясендә катнашырга тиешлегенә, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәгән өчен административ штрафларны арттыруга кагылышлы булуын билгеләп узды. “Татарстан керткән төзәтмәләр Россия Хөкүмәтендә җентекләп өйрәнеләчәк, аннары министрлык һәм ведомстволар үз тәкъдимнәрен әзерләячәк”, - диде депутат һәм закон буенча министрлык һәм ведомстволарның документларны өйрәнеп, бәяләмәләр әзерләүгә бер ай вакыты булуын искәртте.
Илдар Гыйльметдинов сүзләренә караганда, бүген Дәүләт Думасында төрле вакытларда Татарстан Республикасы тарафыннан кертелгән 10 закон проекты карала. Алар арасында “сакаллы”лары дар бар – 2007 нче елда ук республика Бөек Ватан сугышы елларында тылда эшләгәннәргә федераль бюджеттан бертөрле социаль хезмәт күрсәтү зарурилыгы фикере белән чыккан иде. Хәзерге вакытта бу мәсьәлә төбәк вәкаләтләрендә. “Сугыш чорында Җиңү өчен тылда фидакарь хезмәт куйган бар кешегә дә ил күләмендә федераль бюджеттан социаль ярдәм чаралары бертөрле булырга тиеш. Әлегә Хөкүмәт бу инициативаны хупламый, ярдәм күләмен һәм рәвешен һәр төбәк үзенчә билгеләсен, ди. Тыл хезмәтчәннәренә ярдәм чаралары мәсьәләсен хәл итми торып, сугыш чоры балаларына ярдәм турында сүз алып барып булмый бит”, - дип ассызыклады депутат.
Тагын бер закон проекты сыйфатсыз мотор ягулыгын сату очраклары белән бәйле. И. Гыйльметдинов әйтүенчә, Татарстан мондый төр хилафлыклар өчен штрафларны арттыруны тәкъдим итте. “ТР закон проекты ни дәрәҗәдә хупланыр – карарбыз”, - диде ул.