Кичә Татарстан Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы ассоциациясе Татарстан Республикасы Президенты вазифасына Рөстәм Миңнехановны тәкъдим итте.
Ассоциациянең күчмә утырышы Яшел Үзән районында күркәләр үрчетелә торган яңа цехта узды. Иҗтимагый оешмадан Татарстан Президенты вазифасына кандидат этәрү мәсьәләсе көн үзәгенә куелды.
Республиканың хәзерге лидеры Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын Түбән Кама районы фермерлык хуҗалыгы башлыгы Владимир Аппаков игълан итте. “Рөстәм Миңнехановны Татарстан Президенты кандидаты итү тәкъдимем бертавыштан хупланды. Нәкъ аның эшләү чорында Татарстан авылларында бизнес үсеш ала, фермерларга ярдәм итү буенча төрле программалар кабул ителә. Әгәр Рөстәм Миңнеханов киләчәктә дә Президент булса, безгә тагын да игътибарлырак булачагына, яңа программалар гамәлгә ашыралачагына ышанам. Безнең өчен башка кандидатура юк”, - диде Владимир Аппаков.
Иҗтимагый оешма вәкилләре республиканың алгарышлы үсеш алуында һәм Татарстанның лидерлык күрсәткечләрендә, шул исәптән авыл хуҗалыгы тармагы үсешендә дә Рөстәм Миңнехановның өлеше зур, дип билгеләп үттеләр.
“Хәзер республикада авыл хуҗалыгының үсеш алуында, һичшиксез, аның хезмәте зур. Без аның ничек эшләвен, атналык киңәшмәләрне шәхсән һәм нәтиҗәле үткәрүен, эшлекле киңәшләр бирүен күрәбез. Шуңа күрә Татарстанда фермерлык һәм авыл хуҗалыгы киләчәктә дә үсеш алсын өчен, без аннан да яхшы кандидатура күрмибез”,- дип белдерде Арча районы Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Марсель Хәлилов.