“Интеллектуаль ефәк юлы” Яр Чаллы аша узачак

2015 елның 29 мае, җомга

17 июль көнне Севастопольда киң күләмле “Интеллектуаль ефәк юлы” халыкара проекты (“Intellectual Silk Road” — “ISR”) старт ала. Чара 5 сентябрьгә кадәр бер шәһәрдән икенчесенә хәрәкәт итә торган автомобильләр кәрваны рәвешендә уздырыла. Кәрванның Россия, Казакъстан, Кыргызстан һәм Таҗикстан территориясендә урнашкан 12 шәһәр, шул исәптән Яр Чаллы, Уфа, Алматы, Астана, Бишкәк, Дүшәнбе аша узуы күздә тотыла. Барлыгы 11 мең чакрым юл үтелергә тиеш. Проектның төп максаты – төрле илләрдән булган студентлар арасында фикер алышу мәйданы булдыру, полимәдәни мөнәсәбәтләрне үстерү, уртак проектларны тормышка ашыру өчен этәргеч булырга мөмкин интеграция һәм кооперациягә юл ачу. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгындаүткәрелгән матбугат конференциясендә Үсеш институтлары берләшкән идарәсе рәисе Дмитрий Грачев бәян итте.

Аның сүзләренә караганда, автокәрванда Россия Федерациясе, Кыргызстан, Казакъстан, Таҗикстан Республикасы, Кытай Халык Республикасы һәм Һиндстан югары уку йортларыннан, фәнни оешмаларыннан 60лап кеше катнашуы көтелә. Быел чара Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы һәм күренекле рус сәяхәтчесе Петр Семенов-Тян-Шанскийның Тянь-Шаньга баруының 160 еллыгына багышлана. Проектның партнеры – Рус география җәмгыяте.

Автокәрван җитәкчесе Дмитрий Жуков билгеләп узганча, кәрван 10 микроавтобустан торачак. Сәяхәт башланганчы, барлык йөртүчеләр махсус әзерлек курслары узачак. Чара барышында кыр шартларында 10 палаткадан торган лагерь җәелдерү планлаштырыла.

Вузара берлекнең “Интеллектуаль ефәк юлы” юнәлеше җитәкчесе Калнур Ормушев әйтүенчә, проектта Кыргызстанның 3 фәнни учреждениесе катнаша. Бу – Йосыф Баласагунлы исемендәге Кыргыз илкүләм университеты, Кыргыз икътисад университеты һәм Кыргызстан Фәннәр академиясе. “Интеллектуаль ефәк юлы”ның яшьләр проекты булуы бик мөһим. Ник дигәндә, киләчәктәге интеграцион процесслар яшьләрнең кайсы юнәлештә хәрәкәт итүенә карап билгеләнә”, – диде ул.

Автокәрван кысаларында һәр шәһәрдә фәнни-гамәли конференцияләр, форумнар, түгәрәк өстәлләр, этник фестивальләр һ.б. чаралар оештыру ниятләнә.

“Интеллектуаль ефәк юлы” Татарстанның Яр Чаллы шәһәре аша узганда, 25 июль көнне биредә полимәдәни үсеш, яшьләр сәясәте темаларына багышланган халыкара түгәрәк өстәлләр уздыру күздә тотыла. Шулай ук проект кысаларында Рус география җәмгыятенең төбәк вәкилләре катнашында җыелыш үткәрелә. Яр Чаллыдан соң, автокәрван Болгарга юнәләчәк. Соңгы тукталыш Кыргызстанның Ыссык Күл шәһәрендә була. Биредә проекның йомгаклау коференциясе уздырылачак.

Проектны Вузара берлек – югары уку йортларының, тикшеренү лабораторияләренең, яшьләр инициативаларын тормышка ашыру үзәкләренең үзирекле һәм бәйсез берләшмәсе оештыра. Киләчәктә чараны Европа һәм Азия университетлары вәкилләре катнашында 10 ел дәвамында уздырырга җыеналар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International