Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Питрәч муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район паспорты
Питрәч муниципаль район башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Муниципаль район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район оешмалары һәм хезмәт күрсәтү өлкәләре
Координаталардан файдаланып тапшырылырга тиешле объектлар турында мәгълүмат
Питрәч муниципаль районы милкендә булган объектлар исемлеге
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Милли проектларны гамәлгә ашыру
Районның социаль-икътисадый үсеше
Социаль эшмәкәрләргә һәм СЮ КБО ярдәм
Район комиссияләре
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Муниципаль заказ
Дәүләт һәм муниципаль контроле
Бюджет үтәлеше
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Тематик бүлекләр
Кадрлар сәясәте
Халык тыңлаулары
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан җавап бирү актлары
Кулланучыларның хокукларын яклау
Профсоюз тормышы
Файдалы мәгълүмат
Инициативалы бюджетлаштыру
Документлар
Статус документлары
Муниципаль норматив хокукый актлар реестры
Совет карарлары проектлары
Район Советы карарлары
Карарлар
Боерыклар
Җайга салу йогынтысын бәяләү (ОРВ)
Шәхси мәгълүматларны яклау
Планнар һәм программалар
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталы
Хокукый агарту
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фотохәбәрләр
Видеохәбәрләр
Район башлыгының рәсми блогы
“Алга” район газетасы
Мөрәҗәгатьләр һәм гражданнарны кабул итү
Гомумроссия гражданнарны кабул итү көнен күчерү турында
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Гражданнарның язмача мөрәҗәгатенә карата таләпләр
Интернет кабул итү
Норматив документлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Гариза үрнәкләре
Бәйләнешле элемтә
Муниципаль районнар
Питрәч муниципаль районы
Дмитрий Ливанов: “Россиядә WorldSkills стандартларын тарату мөһим”
2015 елның 29 мае, җомга
Бүген “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә узган пленар утырышта “Яңа Россия өчен яңа кадрлар: тенденцияләр, чакырулар, мөнәсәбәтләр” темасы буенча фикер алыштылар. Утырыш "WorldSkills" стандартлары буенча III илкүләм һөнәри осталык чемпионаты финалы кысаларында узды.
Искәртеп үтик, кичә чемпионат финалының тантаналы ачылышы узды.
Пленар утырышта РФ хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин, РФ мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов, ТР Премьер-министры Илдар Халиков һ.б. катнашты.
РФ хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин, чемпионатта “Яшьләр күп, димәк, уңай идеяләр һәм күтәренке кәеф булачак”, дип билгеләп үтте. “Бүген без күргәннәрдән – беренчедән, ул яшьләрнең яңа һөнәр һәм квалификация алу теләге, икенчедән, ул безнең теория буенча нәрсәдер аңлата белү һәм һөнәри стандартларны белдерү генә түгел, ә аны матур күрсәтә һәм эшли белү дә”, - диде ул һәм яшьләрне кызыксындыра белү мөһим дип өстәде.
Ул чыгышында берничә теманы кузгатты, шулай ук һөнәри стандартлар турында да сүз булды. Аның сүзләренчә, аларны эш белән тәэмин итүче формалаштырырга һәм һөнәри бергәлек тарафыннан расланырга тиеш.
Моннан тыш, Максим Топилин квалификацияне мөстәкыйль бәяләү системасының мөһимлегенә игътибарны юнәлтте. Хәзер бу система эшләнелә. “Квалификацияне бәяләү үзәкләре эш белән тәэмин итүчеләрне берләштерә торган структуралар тарафыннан гамәлгә куелырга тиеш”, - дип билгеләп үтте ул.
WorldSkills хәрәкәте, барыннан да элек, яшьләрне теге яки бу һөнәр буенча белем алырга кызыксындыра, дип билгеләп үтте ул.
РФ мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов, WorldSkills чемпионаты финалының икенче тапкыр Казанда үткәрелүенә игътибарны юнәлтте. “Бу республика җитәкчелегенең һөнәри белем бирү системасына нинди дәрәҗәдә игътибарлы булуын дәлилли, - дип белдерде ул. – Татарстан – мәктәптә, югары һәм һөнәри белем бирү өлкәсендә лидерларның берсе. Бу республика җитәкчелегенең мәгарифне үстерүгә биргән игътибары һәм инвестицияләре нәтиҗәсе”.
Дмитрий Ливанов билгеләп үткәнчә, икътисади үсешне тоткарлаучы факторларның берсе югары квалификацияле эшчеләрнең җитмәве яки эре инвестицион проектлар гамәлгә куючы компанияләрдәге дефицит. Мәгариф системасының бурычы – бу чакыруларга адекват җавап.
Якын арада иң яхшы халыкара практикалар нигезендә һөнәри стандартлар буенча федераль мәгариф стандартлары үткәрү мөһим. Шуңа күрә WorldSkills стандартларын тарату зарур, дип саный РФ мәгариф һәм фән министры.
ТР Премьер-министры Илдар Халиков, соңгы 2 елда WorldSkills хәрәкәте турында күпләр белде, ә WorldSkills International ассоциациясе 1946 елда гамәлгә куелган, дип белдерде.
“Ничек шулай килеп чыгуын әйтә алмыйм. Кичә ачылышта Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец, бүген пленар утырышта ике федераль министрның катнашуы Россиядә бу хәрәкәткә хәзерге мөнәсәбәт турында сөйли”, - диде И.Халиков.
Аның сүзләренчә, элек кулланылмаган мөмкинлекләрне кыска вакытта торгызу зарур. WorldSkills стандартларын кабул итү – Татарстан алдында торган бурычларны берсе. “Мондый чемпионат безнең мәйданчыкта узганда, ул катнашучылар, предприятие-партнерлар, балалар санын арттыру мөмкинлеген бирә. Конкурс сынаулары уза торган мәйданчыкта 50 меңнән артык бала узачак”, - диде И.Халиков.
“Бер ел элек җитәкчеләргә чемпионатта нигә катнашырга икәнлеген аңлатырга авыр иде. Быел башкачарак, әмма камиллеккә ерак әле. Без үзләрен күрсәтү өчен бирегә килгән чит ил компанияләрен күрдек. Бу мәйданчыкта аларның Россия көндәшләре нигә юк дигән сорау туа. Тиздән үзгәреш булыр, дип уйлыйм”, диде ул партнер-предприятиеләр хакында.
http://tat.tatar-inform.ru/
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
6
апрель, 2026 ел
"Татарстан почтасы" идарәсе: татарстанлылар язгы ташламалар белән газета-журналларга язылырга мөмкин
"Татарстан почтасы" идарәсе: татарстанлылар язгы ташламалар белән газета-журналларга язылырга мөмкин
Питрәчтә спорт мәктәбенең спорт залы түбәсен һәм бинасын демонтажлау эшләре алып барыла.
Питрәчтә спорт мәктәбенең спорт залы түбәсен һәм бинасын демонтажлау эшләре алып барыла.
2026 елның 7 апреленә ашыгыч кисәтү
2026 елның 7 апреленә ашыгыч кисәтү
5
апрель, 2026 ел
2026 елның 6 апреленә һава торышы фаразы
2026 елның 6 апреленә һава торышы фаразы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз