Казанда акушер-гинекологлар хирургия тәҗрибәсе турында фикер алыша

2015 елның 29 мае, җомга

Бүген Казанның Югары медицина технологияләре буенча белем бирү үзәгендә акушерлык-гинекология хезмәтенең әһәмиятле чараларының берсе булган Беренче Идел буе конференциясе уза. “Гистероскопия һәм аналык эчендә хирургия” темасына үткәрелә торган бу чара операция бүлмәсеннән видеотрансляция белән үрелеп барачак, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

Аналык эчендә хирургия өлкәсендә махсуслашкан Россия белгечләре үз тәҗрибәсен туплап, беренче Идел буе конференциясен уздырырга ниятләгән. Конференция барышында аналыкның эчке өслеген гистероскоп белән тикшерү ысуллары, аналык эчендә хирургия тәҗрибәсе турында фикер алышу булачак.

Конференция Казан, Татарстанның төрле шәһәр һәм районнарыннан, Идел буе федераль округы төбәкләренннән хатын-кызлар консультацияләрендә һәм медицина үзәкләрендә эшләүче амбулатор завено акушер-гинекологларын, стационар гинекологларын, уролог табибларны һәм башка белгечләрне җыя.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International