1 июнь көнне “Идея” технопаркында робот техникасы буенча республикакүләм V фестиваль үткәрелә. Анда Татарстаннан 20ләп мәктәп командасы катнашыр дип көтелә.
Ул — үсеп килүче яшь буында югары технологияләргә зур кызыксыну уятуга юнәлдерелгән интерактив программа. “Идея” технопаркы тарафыннан оештырылган әлеге бәйге 2011 елдан бирле үткәрелә. Шушы вакыттан бирле бу чарада 300ләп мәктәп укучысы катнашкан.
Ярыш, традицион рәвештә, 4 категориядә: линия буенча узышлар (кара линия буенча хәрәкәт итүче робот башлангыч ноктадан финишка бик тиз барып җитәргә тиеш); сумо (катнашучылар рингның кара линиясеннән тиз арада көндәшен этеп чыгара торган автоном робот әзерләргә тиеш); кегельринг (түгәрәктән 5 секундка гына чыгу мөмкинлеге булган, кегельләрне тиз арада тарата торган робот); иҗади категория (ЛЕГО нигезендә җыелган проектлар) бәяләнә.
Җиңүчеләргә дипломнар, кубоклар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак, бәйгедә катнашучыларның барысына да исемле сертификатлар биреләчәк, диелә технопаркның матбугат хезмәте хәбәрендә.