Иске Үтәмеш мәктәбендә бер укучы өчен соңгы кыңгырау чыңлады

2015 елның 29 мае, җомга

Чирмешән районындагы Иске Үтәмеш мәктәбен быел берүзе тәмамлаучы Салават Хөснетдинов киләчәктә аграр тармак белгечлеге алырга карар кылган: ул инженерлыкка укымакчы, дип хәбәр итә “Безнең Чирмешән” басмасы.

Иске Үтәмеш мәктәбендә “Соңгы кыңгырау“ бәйрәмендә бик күпләрнең исемнәре аталды, мактап, грамоталар да бирделәр. Кемдер укуда, икенчеләр олимпиадаларда, конкурсларда, спортта, җәмәгать эшләрендә танылган. Беренче класс укучысы Адилә Вәлиәхмәтова белән бишенче класс укучысы Лилия Зәйнуллина исә иң күбе – 100әр кило макулатура җыючылар дип табылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International