Балтач районы башлыгы каршында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру буенча Советның чираттагы утырышында мәгариф, спорт учреждениеләрендә һәм мәдәният учакларында җирле бюджеттан бүленгән акчаларның тиешле дәрәҗәдә файдаланмавы ачыкланды.
Сатып алынган товар-продукцияләр планлаштырылганыннан күпкә артып киткән. Шулай ук ит, балык, җиләк-җимеш, яшелчә белән тукландыру рационында да җитешсезлекләр барлыгы күренгән. Шул сәбәпле, ришвәтчелеккә бәйләрлек җирлек бар. Гаебе булган учреждениеләр җаваплылыкка тартылып, штрафлар салынган, дип белдерә Балтач районы басмасы.