Россия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев "Дөньяның әйдәп баручы фәнни-белем бирү үзәкләре арасында көндәшлеккә сәләтлелекләрен арттыру максатында, Россиянең әйдәп баручы университетларына 2015 елда субсидия бүлеп бирү турында"гы карарны имзалаган.
2013-2020 елларга "Мәгарифне үстерү" дәүләт программасы кысаларында Россиянең 14 вузына 10,14 млрд сум акча бүленә. Аерым алганда, Томск илкүләм тикшеренү дәүләт университеты, Томск илкүләм тикшеренү политехник университеты, Санкт-Петербург илкүләм тикшеренү мәгълүмати технологияләр, механика һәм оптика университеты 964 млн; "Югары икътисад мәктәбе" илкүләм тикшеренү университеты 930 млн; Мәскәү физика-техник институты (дәүләт университеты), «МИСиС» илкүләм тикшеренү технологик университеты, «МИФИ» илкүләм тикшеренү атом-төш университеты, Новосибирск илкүләм тикшеренү дәүләт университеты, Бөек Петр исемендәге Санкт-Петербург политехник университеты, Россиянең беренче Президенты Борис Ельцин исемендәге Урал федераль университетына 761 млн; Н.И.Лобачевский исемендәге Түбән Новгород дәүләт университеты 482 млн; Академик С.П.Королев исемендәге Самара дәүләт аэрокосмик университеты (илкүләм тикшеренү университеты) 467 млн; Ерак Көнчыгыш федераль университеты 425 млн; Казан (Идел буе) федераль университеты 378 млн сум акча ала.
Карар тексты РФ Хөкүмәте порталында урнаштырылган.