Бүген Казанда сәгать 13.00 дә П. И. Чайковский исемендәге 1 нче номерлы Балалар музыка мәктәбе (Горький урамы, 22/26 нче йорт) янында музыкант-педагог һәм җәмәгать эшлеклесе Рувим Поляковка мемориаль такта ачылу тантанасы була.
Мемориаль такта Рувим Поляковның укучылары һәм аның турында истәлекләр кадерле булган кешеләр акчасына эшләнелгән. Әлеге хезмәтнең авторы — сынчы, РФ Рәссамнар берлеге әгъзасы һәм Бакый Урманче исемендәге премия лауреаты Павел Бердников, диелә Казан шәһәре Башкарма комитеты матбугат хезмәте хәбәрендә.
Искәртеп үтәбез: Р.Поляков − Татарстанда музыка үсешенә зур өлеш керткән шәхес. Аның катнашында 1919 елда музыка училищесы ике баскычлы музыка мәктәбе буларак үзгәртелә, 1922 елда Шәрык музыка техникумы булдырыла, 1932 елда музыкаль белем бирү системасы яңартыла. Аның инициативасы белән шул елда Казанда беренче музыка мәктәбе ачыла.
Рөстәм Яхин, София Гобәйдуллина, Алмаз Монасыйпов, Рафаэль Белялов, Ирина Бочкова, Марат Әхмәтов һ.б. танылган музыкантлар аны үзенең укытучысы итеп санаган.