“Габденнасыйр Курсави: дини мирас һәм татар мәгърифәтчелеге” дип аталган республикакүләм фәнни конференция булды

2015 елның 29 мае, җомга

Бүген Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтында “Габденнасыйр Курсави: дини мирас һәм татар мәгърифәтчелеге” дип аталган республикакүләм фәнни конференция үткәрелде. Ул дин галиме Г.Курсавиның тууына 260 ел тулу уңаеннан үткәрелде.
Курсавига багышланган җыенда галимнең мирасын өйрәнү һәм популярлаштыру, 2016 елда узачак 260 еллык юбилеена әзерлек чараларын башлау мәсьәләләре күтәрелде.

Конференциядә Татарстан мөфтие беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров, нәзарәтнең дәгьват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров һәм Голәмәләр шурасы әгъзасы Габдулла хәзрәт Әдһәмов катнашты. Җыенда галимнәр, дәүләт структуралары һәм иҗтимагый оешма вәкилләре бар иде. Аерым алганда, мөфтият вәкилләре конференциядә катнашучылар каршында Курсавиның Идел буе төбәгендә тәфсир традицияләрен дәвам итүе турында, шамаилләр мисалында татар халкының рухи мирасын яңарту темаларына чыгыш ясадылар, диелә мөфтият хәбәрендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International