Иртәгә, 28 май сәгать көндезге 3тә Россия ислам институтында (Казан, Газ ур., 19) илебез мөселманнарының бердәм социаль доктринасын булдыруга багышланган түгәрәк өстәл уздырыла.
ТР мөселманнары Диния нәзарәтеннән шул хакта хәбәр итүләренчә, сөйләшүдә әлеге нәзарәт рәисе, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Ислам фәне, мәдәнияте һәм мәгарифенә ярдәм итү фонды директоры урынбасары В. Полосин, динара мөнәсәбәтләр буенча белгечләр (фән эшлеклеләре, дин әһелләре, теологлар һ.б.) катнаша. Сөйләшү ахырында резолюция кабул ителәчәк.
Мәгълүм булганча, 2013 елның 22 октябрендә Уфада Россия Президенты Владимир Путин, үзәкләштерелгән эре дини оешмалар лидерлары белән очрашканда, радикаль идеологиягә каршы яңа социаль ислам юнәлешен кертү мөһимлеге турында әйткән иде. Мөфтиләрне ул Россиягә эшләргә килгән мөселман мигрантларга социаль адаптация узарга ярдәм итәргә чакырды.
Әлеге очрашу нәтиҗәсе буларак, 2013 елның декабрендә Ислам фәне, мәдәнияте һәм мәгарифенә ярдәм итү фонды директоры урынбасары В.А. Полосин җитәкчелегендәге эшче төркем төзелгән. Эшче төркем Россия мөселманнары социаль доктринасы проектының эш вариантын әзерләгән. ТР МДН әлеге мәсьәләдә түгәрәк өстәл уздырырга карар кылган.