А. Арбузов исемендәге институт 70 еллыгын бәйрәм итә

2015 елның 29 мае, җомга

Кичә Россия Фәннәр академиясе Казан фәнни үзәгенең А. Арбузов исемендәге Органик һәм физик химия институтына 70 ел тулды. Шул уңайдан, 27-28 май көннәрендә Казанда бу датага багышланган тантаналы чаралар уза, дип хәбәр ителә институтның рәсми сайтында.

Тантаналар кысаларында кичә институтта “Заманча синтетик дәвалау препаратлары. Проблема һәм перспективалар” конференциясе узган. Бүген юбилей “Казан” милли-мәдәни үзәгендә билгеләп үтеләчәк.

Казан химия мәктәбенең тарихы ХIХ гасырның беренче яртысыннан башлана. Казан университетының танылган химиклары: К. Клаус, Н. Зинин, А. Бутлеров, В. Марковников, А. Зайцев казанышлары нәтиҗәсендә мәктәпнең даны еракларга таралган. Зайцев укучысы – фосфорорганик кушылмалар химиясенә нигез салучы Александр Арбузов Казанда академик химия фәненә башлангыч биргән. 1945 нче елда аның катнашында СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы булдырылган, аның составында химия институты оешкан һәм аның алыштыргысыз директоры А. Арбузов үзе булган. 1965 нче елда химия институты Казан органик химия институты (1958 нче елда барлыкка килгән) белән кушыла. Нәтиҗәдә, А. Арбузов исемен йөрткән Органик һәм физик химия институты барлыкка килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International