Россиядә рус әдәбияты һәм география буенча БДИ тапшырган 29 укучының эше саналмаган

2015 елның 29 мае, җомга

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт рус әдәбияты һәм география буенча үткәрелгән Бердәм дәүләт имтиханнарына якынча йомгак ясады. Ведомствоның сайтында хәбәр ителгәнчә, быел исәпкә алынмаган эшләр саны, узган ел белән чагыштырганда, 2 тапкырга кимрәк.

11 эш (2014 елда – 61) кесә телефоныннан файдаланган өчен, 18 эш (2014 елда – 13) шпаргалкага күз салган өчен кабул ителмәгән.

Имтихан эшләре саналмаган укучылар әлеге фәннәр буенча БДИны икенче елга гына тапшыра алачак. Исәпкә алынмаган эшләрнең саны тәгаенләнергә мөмкин, чөнки белгечләр имтихан кабул итү пунктларында урнаштырылган видеокамера язмаларын карауны дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International