“Идел”дә Россия кооперация университеты II җәйге универсиадасы ачылды

2015 елның 29 мае, җомга
Бүген “ Идел” яшьләр үзәгендә Россия кооперация университеты II җәйге универсиадасы тантаналы төстә ачылды. 
Универсиадада илнең 10 төбәгеннән Россия кооперация институты студентлары катнаша. Алар арасында Татарстан, Башкортстан, Чувашия, Мордовия Республикаларыннан, Мәскәү, Калининград, Сарытау, Волгоград өлкәләреннән, Краснодар краеннан килгән студентлар бар. 
Универсиаданың максаты — студентларга физик һәм рухи камилләшүгә шартлар тудыру. Сәламәт яшәү рәвеше кыйммәтләрен формалаштыру, физик һәм рухи сыйфатларны тәрбиләү, студентларның сәламәтлеген ныгытуны чара үзенең бурычы итеп куя, диелә оештыручылар хәбәрендә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International