29-31 май көннәрендә Казанда “Йосыф Акчура: мирасы һәм хәзерге заман” халыкара фәнни конференциясе була. Ул татар һәм төрек эшлеклесе Йосыф Акчураның (1876 -1935) вафат булуына 80 ел тулуга багышлана.
Конференцияне ТР Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты, Ульяновск Дәүләт университеты, Ульяновск өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе,Төркиянең Юныс Әмре исемендәге институты оештыра.
Чара 29 май көнне сәгать 9 да Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтында ачылачак. Аның 1 нче сессиясе “Йосыф Акчураның фәнни мирасы”, 2 нче сессиясе “Йосыф Акчураның Россиядәге иҗтимагый-сәяси эшчәнлеге” темаларына багышланачак.
30 майда халыкара конференция үз эшен Ульяновскида дәвам итәчәк. Анда чараның 3 нче, 4 нче сессияләрен үткәрү ниятләнә һәм ул “Йосыф Акчура: биография битләре”, “Акчуриннар нәселе тарихы”на багышлана.
31 майда конференциянең дәвамын Ульяновск өлкәсенең Барыш районы Иске Тимошкино бистәсендә уздыру паланлаштырыла. 5 нче сессия “Йосыф Акчура һәм Акчуриннар” темасын яктыртачак.
Конференциядә Татарстан, Ульяновск өлкәсе һәм Төркиядән делегатларның зур төркемнәре катнашуы көтелә, диелә Тарих институты хәбәрендә.