Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Халыкара Төрек академиясе һәм Төркия Фәннәр академиясе президентлары белән очрашты. Чара ТР Хөкүмәте йортында узды.
Шулай ук очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов,ТР Фәннәр академиясе президенты Мәкъзүм Сәлахов һ.б. катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Илдар Халиков кунакларны сәламләде, Татарстан халыкларының мәдәни традицияләрен һәм рухи кыйммәтләрен саклау һәм үстерү - бүген иң мөһим бурычларның берсе, дип ассызыклады. “Соңгы елларда безнең республикада, илдә, гомумән, бөтен дөньяда бу эшне башкару зарурлыгы турына еш сөйлиләр. Әлбәттә, бу планнарны бозарга тырышучылар да күп. Кызганычка каршы, әле кешелек милли мәдәниятнең дөнья байлыгы булуын һәм аны сакларга кирәклеген аңлап бетерми”, - дип өстәде ТР Премьер-министры.
И.Халиков ТР Фәннәр академиясенең милли үзаңны ныгытуда башкарган эшен югары бәяләде. “Бу мәсьәлә буенча Казакъстан хезмәттәшләребез белән үзара эшчәнлек тәҗрибәбез зур. Алар – уртак китап нәшер итү, конференцияләр үткәрү. Мондый ныклы элемтәләр берничә дистә еллар дәвам итә”, - дип өстәде ул.
Татарстан Премьер-министры сүзләренә караганда, бүген андый мөнәсәбәтләр Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе белән Төркия Республикасы Фәннәр академиясе арасында җайга салына башлады. Үзара хезмәттәшлекне ныгыту өчен яңа проектлар һәм мөмкинлекләр булдыру зарур. “Халыкара Төрек академиясе һәм Төркия Фәннәр академиясе халыкара институтлар буларак танылган, шуңа күрә безнең фәнни оешмалар арасында тәҗрибә уртаклашу өчен теләсә нинди мөмкинлектән файдалану зарур”, - диде ТР Премьер-министры.