Бүген “Казан” милли-мәдәни үзәгендә Россия Фәннәр академиясе Казан фәнни үзәгенең А. Арбузов исемендәге Органик һәм физик химия институтына 70 ел тулу хөрмәтенә тантаналы чара узды. Институт галимнәрен һәм галимәләрен котларга ТР Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, Россия химиклары – РФА вице-президенты Сергей Алдошин, РФА академигы, РФАның Урал бүлеге президиумы рәисе Валерий Чарушин, ТР югары уку йортлары ректорлары советы рәисе Илшат Гафуров һәм башкалар килгән иде.
Тантана А.Арбузов исемендәге Органик һәм физик химия институты директоры Олег Синяшинның институтның үсеш баскычлары тасвирланган доклады белән чыгышыннан башланды. Ул институт хезмәткәрләрен, ветераннарны 70 еллык юбилей белән котлап, тарихка тукталып, аның ХIХ гасырның беренче яртысына каравын билгеләп узды.
Әйтергә кирәк, Казан университетының танылган химиклары: К. Клаус, Н. Зинин, А. Бутлеров, В. Марковников, А. Зайцев казанышлары нәтиҗәсендә, Казан химия мәктәбенең даны еракларга таралган. Зайцев укучысы – фосфорорганик кушылмалар химиясенә нигез салучы Александр Арбузов Казанда академик химия фәненә башлангыч биргән. 1945 нче елда аның катнашында СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы булдырылган, аның составында Химия институты оешкан һәм аның алыштыргысыз директоры А. Арбузов үзе булган. 1965 нче елда химия институты Казан Органик химия институты (1958 нче елда барлыкка килгән) белән кушылган. Нәтиҗәдә, А. Арбузов исемен йөртүче Органик һәм физик химия институты оешкан.
Олег Синяшин Бөек Ватан сугышы чорына тукталып, сугыш башланганда Казанның СССР Фәннәр академиясенең 33 фәнни учреждениесен сыендырганын билгеләп узды. Аның составында 39 академик, 44 әгъза-мөхбир, 2 меңнән артык фәнни хезмәткәр булган. “Бөек Ватан сугышы башланганда, Казанда академияне математик Николай Чеботарев һәм химик Александр Арбузов тәкъдим итте. Нәкъ менә Арбузов академиянең күпчелек өлешен Мәскәүдән һәм Ленинградтан кабул итү һәм урнаштыру мәшәкатьләрен үз өстенә алды. Бу эшләр 1941 нче елның июлендә үк башланган”, - дип бәян итте директор.
Васыйл Шәйхразиев республика Хөкүмәте, шәхсән үзе исеменнән, юбилей уңаеннан, институт хезмәткәрләренә иң җылы теләкләрен юллады. Ул институт юбилееның Бөек Җиңүнең 70 еллыгы белән туры килүен искәртеп, шундый ук юбилейны Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе дә билгеләп үткәнен әйтте. “Сугыш тәмамланган елны Җиңү һәм Фән янәшә булырга тиешлеген аңлап, Казанда Химия институтына нигез салына. Институтның данлы тарихы бар”, - дип, В. Шәйхразиев беренче көннән үк институтта хезмәт куйган ветераннарга рәхмәтен җиткерде, аларга озын гомер, сәламәтлек теләде.
“Без барыбыз да Россия иминлеге бәрабәренә хезмәт куябыз, казанышларга омтылабыз, моның нәтиҗәсе буларак, төрле өлкәләрдә Россиянең әйдәп баручы төбәкләренең берсе булып саналабыз. Президентыбызның да бүгенге түгел, иртәгәсе көн бурычларын куюы сөендерә”, - дип белдерде ул һәм бер ике айдан кече нефть компанияләре саммиты узачагы турында хәбәр итте. Анда нефть химиясе, авыр чыгарыла торган нефтьне чыгару, битум мәсьәләләре күтәреләчәк.
“Фармацевтика мәсьәләсенә килгәндә, миңа, эшче төркем җитәкчесе буларак, фармация буенча ведомствоара совет булдыру буенча киңәшмәләр үткәрергә туры килде. Бүген фән, сәнәгать, Сәламәтлек саклау министрлыгы дигәндә, һичшиксез, республикабызның фармация өлкәсендәге данын кайтарырга тиешбез. Импортны алмаштыру дигәндә, яхшы проектларны, тәҗрибәләрне барлап, көндәшлеккә сәләтле продукция җитештереп халыкка җиткерергә кирәк. Моңа ышаныч бар, чөнки сезнең институтта республика иминлеге хакына эшли алырлык галимнәр күп. Татарстанлылар, россиялеләр һәм дөнья халкы да халык хуҗалыгына кертелгән эшләнмәләрегездән файдаланыр дип өметләнәбез”, - дип билгеләп үтте Васыйл Шәйхразиев.
Алга таба Васыйл Шәйхразиев А. Арбузов исемендәге Органик һәм физик химия институты директорына ТР Президентының һәм ТР Дәүләт Киңәшчесенең Рәхмәт хатларын тапшырды. Бер төркем хезмәткәрләргә ТРның “Фидакарь хезмәте өчен” медале, “ТРның атказанган химигы”, “ТРның атказанган фән эшлеклесе” дигән мактаулы исемнәре бирелде.
Римма Ратникова институт хезмәткәрләрен парламент исеменнән тәбрикләде. Ул Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның тәбрикнамәсен укып узды. “Бүген Россия Фәннәр академиясе Казан фәнни үзәгенең А. Арбузов исемендәге Органик һәм физик химия институты – илнең фән дөньясында эре күп профильле үзәк. Ул химия өлкәсендәге эзләнүләре, тикшеренүләре белән дан казанган. Сезнең бүлекчәдә фән, мәгариф һәм производствоның өзлексезлеге өстенлекле мәсьәлә булып калуы сөендерә. Сез бөтендөнья профильле үзәкләр белән тыгыз элемтәдә торасыз, бу бик мөһим, шул рәвешле генә идеяләр белән үзара баю, тәҗрибә алмашу, гыйлем эстәү мөмкин...” – дигән юллар бар Фәрит Мөхәммәтшинның котлау хатында.
Тантаналы чыра ТР филармониясенең Анатолий Василевский җитәкчелегендәге джаз-оркестры чыгышы белән дәвам итте.