“Сөләйманов укулары” XVIII Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе башлана

2015 елның 29 мае, җомга

Бүген сәгать 10 да Төмәндә “Сөләйманов укулары” XVIII Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе башлана. Ул Бөек Җиңүнең 70 еллыгына һәм Әдәбият елына багышланган.

Чараны Төмән өлкәсенең милләтләр буенча комитеты, фән һәм мәгариф департаменты, өлкә Думасы, өлкәнең Себер татарлары һәм татарлар милли-мәдәни автономиясе, Төмән дәүләт университеты һ.б. оештыра.

Конференциядә “Булат Сөләйманов — себер татарлары әдәбиятына нигез салучы” темасына багышланачак. Катнашучылар матур әдәбиятта Бөек Ватан сугышы темасының чагылышы, туган телне саклау һәм үстерү буенча эш алып баручы иҗтимагый оешмаларның эшчәнлеге, Булат Сөләймановның тормышы һәм иҗаты һ.б. мәсьәләләр хакында фикер алышу булачак.

Моннан тыш, “Булат Сөләймановның әсәрләрен иң яхшы укучы”, “Төмән өлкәсе шагыйрь һәм прозаиклары хакында иң әйбәт дивар газетасы”, “Булат Сөләйманов хакында иң яхшы шигырь” номинацияләрендә конкурсларда катнашучыларны бүләкләү планлаштырыла, диелә өлкәнең мәгълүмати сәясәт департаменты хәбәрендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International