Бүген Казанда “Ревматология һәм онкоревматологиядә коморбид мәсьәләләр” Бөтенроссия конференциясе үзенең эшен тәмамлый. Ул Татарстан башкаласында 25 май көнне ачылган иде. Чара РФ һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыклары, Россия ревматологлары ассоциациясе, В. А. Насонов исемендәге фәнни-тикшеренү ревматология институты, Казан дәүләт медицина университеты һ.б. тарафыннан оештырылган.
Бу уңайдан бүген “Татмедиа” мәйданчыгында “Татар-информ” МА матбугат конференциясе үткәрелде. Аны агентлыкның генераль директоры Леонид Толчинский алып барды.
Конференциянең Казанда үткәрелүенең сәбәбе — Татарстан башкаласында моңа кадәр дә медицина өлкәсенә кагылышлы чараларның күп булуында, дип саный ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов. “Конференциядә бик мөһим мәсьәләләр күтәрелде. Алар арасында дисциплинара якын килү кебек проблема да бар. Авыруны дәвалаганда бер генә табиб түгел, ә берничә белгеч катнаша. Шуңа да аларны бер мәйданга җыеп, мондый конференцияләр уздыру, тәҗрибә уртаклашулар кирәк”, - диде ул.
Министр урынбасары хәбәр иткәнчә, Татарстанда ревматологик авырулардан интегүче 500 меңнән артык кеше яши. Аларга бу юнәлештә эшләүче 2 үзәк хезмәт күрсәтә. “Авыруны озак вакыт дәвалауга караганда, аның беренче баскычларында ук ачыклау күпкә отышлырак. Шулай ук авырулар буенча фаразлар да дәвалау сыйфатына йогынты ясый”, - дип саный Илдар Фатыйхов.
Казан дәүләт медицина университеты ректоры Алексей Созинов: “Фәнни ачышлар, тәҗрибәләр үткәрү ул бик кирәкле һәм мөһим әйбер, әмма аларны бер-береңә җиткерергә дә кирәк. Әлеге фәнни чара нәтиҗәсендә, безнең институтның йөзләгән студенты заманча, мәгълүмат ишетә алды”, - диде ул. Казанлылар һәм тулаем татарстанлылар бу фәнни-гамәли конференциядән турыдан-туры нәтиҗә алуын, анда катнашучылар исә үзләрен кызыксындырган сорауларга шунда ук җавап табуын искәртте ректор.
Алексей Созинов хәбәр иткәнчә, конференциядә 800 дән артык кеше катнашкан. Шуларның 600 ләп вәкиле Казанга чит төбәкләрдән килгән.
“Татарстанда кешеләрнең уртача гомер озынлыгы арта һәм хәзер 72 яшькә якынлаша. Кешеләрнең яше арткан саен, авыруларның саны һәм төрлелеге дә күбәя. Гадәттә, кешедә берничә авыру була. Төрле табиблар авыруны бергә дәвалый. Конференциядә исә алар очрашып, фикер алыша, яңа нәрсәләргә өйрәнә ала”, - дип, аның әһәмиятен ассызыклады Алексей Созинов.
В. А. Насонов исемендәге фәнни-тикшеренү ревмотология институты директоры, Россия ревматологлары ассоциациясе президенты Евгений Насонов сүзләренчә, онкалогик һәм ревматологик авырулар белән авыру куркынычы янаган кешеләр саны кискен арткан. Дәвалауга килгәндә, ул аларның санын гына түгел, дәвалауның һәм тормышның сыйфатын арттырырга кирәк, дип саный.
РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының Гематологик фәнни үзәге директоры Валерий Савченко: “Моннан 30-40 ел элек онкология һәм ревмотологиядә файдаланылган даруларның нәтиҗәлелеге бик түбән иде. Бу вакыт эчендә бик күп нәрсә үзгәрде һәм табиблар хәзер файдалана торган даруларның нәтиҗәсе фантастик, кайбер очракларда исә фаразлап та булмый торган була, - диде. - Безнең кайда эшләвебез мөһим түгел. Мондый төр конференцияләрдә яңа белемнәр эстәргә һәм дәвалауның нәтиҗәлелеген тагын да арттырырга мөмкин”.
Дмитрий Рогачев исемендәге балалар гематологиясе, онкологиясе һәм иммунологиясе федераль фәнни-клиник үзәге генераль директоры Александр Румянцев онкологик һәм ревматологик авыруларның балаларга зыяны, олыларның сәламәтлегенә караганда да, күбрәк булуын, чөнки балалар үсеш процессы кичерүен искәртте.
“Rheumatogy International” журналы баш мөхәррире урынбасары Арсен Гаспарян фәнни әдәбиятны, фәнни басамаларны арттырырга һәм танытырга өндәде.
Н. Н. Блихин исемендәге яман шешләрне эксперементаль диагностикалау һәм терапия фәнни-тикшеренү үзәге директоры Анатолий Барышников, алдагы 25 елда дөньядагы һәр өченче хатын-кыз яман шеш авыруыннан интегәчәк, дигән фараз җиткерде. Моны булдырмас өчен, ул алдан дигностика узарга кирәклегенә басым ясады.
Гомумән алганда, конференциядә катнашучылар аны оештыру һәм нәтиҗәләреннән, Татарстанда һәм Казанда медицина ярдәме күрсәтү дәрәҗәсеннән канәгать булуларын белдерде.