Татарстан башкаласында янгын сүндерү хезмәткәрләре махсус мотоциклларда урамнарда патруль тора башлады – бу кышта Казан гарнизонына 2 "Honda VFR1200X" кайтарылды, алар гадәттән тыш ведомство эшен яхшырту мөмкинлеге бирәчәк.
«Мотобүлек хезмәткәрләре көн дәвамында Казанның Киров, Яңа Савин, Мәскәү һәм Вахитов районнарында махсус маршрут буенча кизү торачак. Маршрутлар бөкеләр хасыл булырга мөмкин булган юллар аша уза”, - дип белдерде журналистларга Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең янгын сүндерүне оештыру идарәсе башлыгы Марсель Шәфигуллин. Маршрутларның гомуми озынлыгы – 50 км чамасы.
Мототехниканың маневрлар ясау мөмкинлеге һәм тизлеге зур булу нәтиҗәсендә, чакыру урынына килеп җитү 5 минутка кимер дип көтелә, ә янгын машинасы килеп җитү өчен куелган вакыт 10 минут тәшкил итә.
«Мотоцикллар һәлакәт урынына төп көчләр килгәнче беренчел чаралар күрү өчен юнәлдереләчәк. “Янгын сүндерүче байкерлар” бурычы янгынны башлангыч этапта сүндерү яки таралуга юл куймау, зыян күрүчеләргә ярдәм итү, юл-транспорт һәлакәте булган очракта машинадан чыгарга булышудан гыйбарәт”, - дип аңлатты М.Шәфигуллин.
Янгын сүндерүчеләр иминлеге өчен мотоциклар белән бергә шәхси саклану комплектлары да сатып алынган, мотоциклда махсус янгын сүндерү киемнәрен саклау өчен аерым бүлек каралган.
Марсель Шәфигуллин ассызыклаганча, гадәттән тыш ведомство хезмәткәрләре шәһәр урамнарында икешәр мотоцикл белән кизү торачак. Бу транспорт чаралары җиһазланган махсус саклык чаралары бер-берсеннән аерыла. Шуңа күрә мотокоткаручылар бер-берсен тулыландырачак.