4 нче июньдә Россия Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе Казан шәһәре Вахитов районы буенча бүлегендә гражданнар кабул ителәчәк. Казан шәһәре, Г.Исхакый урамы, 1 нче йорт адресы буенча халык белән РФ Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең беренче урынбасары Марат Зарипов аралашачак.
Гражданнарны кабул итү буенча мәгълүматны 292-18-83, 221-74-14 телефоннары буенча белешергә була.