Иннополиста “ТКХ” дәүләт мәгълүмати системасын гамәлгә ашыру турында килешү төзелде

2015 елның 29 мае, җомга

 Бүген Иннополис шәһәрендә узган рәсми чаралар программасы кысаларында берничә килешү рәсмиләштерелде. Аларның беренчесен РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров һәм ТР Премьер-министры Илдар Халиков имзалады. Ул Россия Федерациясе Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте арасында төзелеп, республикада торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә “ТКХ” дәүләт мәгълүмати системасын гамәлгә ашыру турында булды.

“Россиядә аерым федераль закон кабул ителгән, илебезнең барлык 50 млн йорт хуҗалыгы торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә күрсәтелгән хезмәтләр буенча тулы мәгълүмат алырга хокуклы: нинди хезмәтләр күрсәтелгән, тариф буенча күпме исәпләнгән, күпмесе түләнгән, нинди шикаятьләр бар. Татарстан Республикасы “Электрон Хөкүмәт” системасы буенча барлык проектларны уңышлы гына тормышка ашыра, хәзер килешү нигезендә чираттагы федераль бурычны хәл итүгә чират җитте”, - дип шәрехләде Николай Никифоров.

Алга таба “Ростех” корпорациясе һәм “Иннополис” махсус икътисади зонасы арасында килешү төзелде. Аңа Ростех” дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов һәм Иннополис мэры Егор Иванов кул куйды. Бу килешү Иннополис муниципаль берәмлеге территориясендә сәнәгать үсешендә икеяклы кызыксынуны күрсәтә.

Бүген, шулай ук, “Ростех”ның “Иннополис” махсус икътисади зонасы резиденты статусына ия булуы һәм проект эшләренә, техник-гамәлгә кертү үзәге төзелешенә керешүгә әзерлеге турында килешү төзелде. Аны “Ростех” дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов һәм “Иннополис” МИЗ генераль директоры Игорь Носов имзалады.

Чарада шулай ук төрле компанияләр арасында тагын берничә килешү төзелде.

Сергей Чемезов матбугат конференциясендә шәрехләп үткәнчә, “Ростех” объекты – техник-гамәлгә кертү үзәгенең ике резиденты бар инде: Илкүләм мәгълүматлаштыру үзәге һәм “РТ-информ”. Аның әйтүенчә, якын арада Берләштерелгән җиһаз төзү корпорациясенең теркәлүе ниятләнә һәм, акрынлап, тагын башка компанияләр барлыкка килергә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International