Бүгенге заман татар мәдәниятендә шамаил сәнгатен саклау проблемалары барлана

2015 елның 29 мае, җомга

Иртәгә, 28 май сәгать 10да, Россия ислам университетында (Казан ш., Газ ур., 19, 320 нче аудитория) “Бүгенге заман татар мәдәниятендә шамаил сәнгатен саклау проблемалары” темасына түгәрәк өстәлдә сөйләшү башлана. Аны ТР мөселманнары Диния нәзарәте, ТР Иҗтимагый палатасы, Россия ислам университеты оештыра.

Түгәрәк өстәлдә ТР мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина, Татарстан мөфтие урынбасары, РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, Татар шамаиле галереясы директоры, танылган каллиграф Рөстәм Шәмсутов, Ислам мәдәнияте музее җитәкчесе Нурия Гәрәева, ТР Иҗтимагый палатасы мәдәният, милләт һәм динара мөнәсәбәтләр комиссиясе рәисе Гөлчәчәк Нәҗипова, Казан сынлы сәнгать училищесы директоры, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Мәхмүт Ваһапов, Татарстан Республикасы халык һөнәрчелеге һәм кәсепчелеге үзәге җитәкчесе Нури Мостафаев һәм башкалар катнаша.

Шамаил – татар рухи мирасының кабатланмас бер өлеше. Түгәрәк өстәл, татар халкының менә шушы үзенчәлекле борынгы сәнгатен саклау, аны үстерү юлларын барлау максатыннан, оештырыла. Шамаил ясарга өйрәнү, үз кулларың белән матурлык тудыру, шуның белән бергә рухи дөньяңны, дини белемеңне баету бик тә әһәмиятле. Әмма әлегә кадәр Татарстанның рәсем сәнгате буенча гыйлем бирүче уку йортларында бу борынгы һөнәргә өйрәтмиләр.

Шамаилләр белән бәйле мирасыбызны, тарихыбызны өйрәнү гыйлемебезне рухи яктан баета. Совет заманнарында да Изге Коръән аятьләрен матур итеп язып шамаилләр ясаган һәм шуларны якыннарына, туганнарына, күршеләренә тараткан, бүләк иткән оста каллиграфларны, татар дин әһелләрен белү һәм алар саклаган татар шамаилләрен ясау традициясен киләсе буыннарга җиткерү мөһим. Түгәрәк өстәлдә шушы һ.б. мәсьәләләр турында сүз була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International