Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Балык Бистәсе районына эшлекле сәфәр кылды. Биредә ул район башлыгы Илһам Вәлиев белән очрашу барышында районда дини эшчәнлекне җәелдерү, җирле хакимият белән мәхәлләләр арасында хезмәттәшлек булдыру, район имамнарын Изге Болгар җыенына җибәрү һәм Рамазан аен уздыруга әзерлек хакында сүз алып барды. Мөфти хәзрәтләре район җитәкчесен һәм имамнарны республикакүләм чараларда – Болгар җыенында, Республика ифтарында катнашырга чакырды.
Очрашуда мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, район имам-мөхтәсибе Сәүдәхан хәзрәт Гайнетдинов катнашты.
Сәүдәхан хәзрәт мөфтине район мәхәлләләре эшчәнлеге белән таныштырды. Дини эшчәнлеккә кагылышлы мәсьәләләр турында сөйләде, диелә ТРМДН матбугат хезмәте хәбәрендә.