1-18 июль көннәрендә “Созвездие – Йолдызлык” ачык республика эстрада сәнгате телевизион фестивале лауреатлары Кырым Республикасының Казакевич исемендәге балалар өчен сәламәтләндерү лагерында ял итәчәк. Моннан тыш, алар Кара диңгез флоты диңгезчеләре каршында чыгыш ясар дип планлаштырыла. Татарстан сәләтле балаларының Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган концертын Севастополь һәм Бакчасарай тамашачылары да карый алачак.
Смена кысаларында, фестивальнең мәртәбәле жюрие балаларга, Кырым музыка мәктәпләрендә белем бирүче укытучылар һәм тәрбияләнүчеләр өчен вокал һәм хореография буенча мастер-класслар уздырачак, диелә оештыручылар хәбәрендә.