Камал театры 109 нчы сезонын яба

2015 елның 29 мае, җомга

 Иртәгә, 29 май көнне, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры үзенең 109 нчы сезонын яба.

Сезон ябылуда тамашачылар янә К. Тинчуринның “Зәңгәр шәл” спектаклен карый алачак.

“Камал театры үзенең барлык тамашачыларына, ярдәм кулы сузган иганәчеләргә, бергә эшләгән һәм театр тормышы белән кызыксынып торган журналистларга олы рәхмәтен җиткерә. Тормышыгызга Камал театрын өстәвегез өчен рәхмәт!”- диелә театрдан алынган мөрәҗәгатьтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International