“Созвездие - Йолдызлык” лауреатлары “Артек” халыкара балалар үзәгенә ялга китә

2015 елның 29 мае, җомга

 “Созвездие  -Йолдызлык” телевизион эстрада конкурсында катнашкан Татарстанның сәләтле балалары “Артек” халыкара балалар үзәге оешуга 90 ел тулу уңаеннан уздырыла торган бәйрәм концертында чыгыш ясачак. Концерт 15-16 июнь көннәрендә “Беренче канал” тарафыннан төшерелер дип планлаштырыла.

Моннан тыш, конкурста лауреат исеме яулаган 50 бала әлеге үзәкнең “Артек”, “Озерный”, “Речной” лагерьларында 29 майдан 17 июньгә кадәр ял итәчәк, диелә оештыручылар хәбәрендә.

Иртәгә “Артек”ка юлга кузгалучылар арасында “Изумрудный город” төркеме, “Дорога из города” бию студиясе театры, “Новые правила” вокаль ансамбле, “Лик” хореография ансамбле, яшь җырчылар Зилия Вафина, Лея Әхмәтова, Виктория Пузанкова, Лия Шәйдуллина, Алисә Суетина, Гүзәл Хәйриева бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International