Ислам мәдәнияте музеенда Муса Бигиевне күзалларга ярдәм иткән ядкарьләр барлыкка килде

2015 елның 29 мае, җомга

Татарның танылган дин галиме, фәлсәфәче, җәдидчелек хәрәкәте башында торучыларның берсе Муса Бигиев һәм аның гаиләсенең фотосурәтләре кичә Казан Кремленең Ислам музеенда барлыкка килде. Аларны музейга М. Бигиевның оныгы Алия Янгирова бүләк итеп бирде.

Кол Шәриф мәчетендәге Ислам мәдәнияте музеена килүчеләр Муса Бигиевның фотосурәтләре һәм шәхси әйберләре белән бу елның апрель аеннан ук таныша алды. “Мәңгелек илгизәр” күргәзмәсе аның тууына 140 ел тулуга багышланган иде. Бүген әлеге күргәзмә үзенең эшен тәмамлаячак, диелә “Казан Кремле” музей тыюлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International