Чүпрәледә һәр баш терлеккә 33 центнер азык берәмлеге әзерләү максат итеп куела

2015 елның 29 мае, җомга

Быел Чүпрәле районы маллары өчен 9031 гектардагы күпьеллык һәм 678 гектар мәйдандагы берьеллык үләннәрне җыеп аласы була. Кукуруз да быел дүрт мең гектардан артык мәйданнарда чәчелде, шулай ук катнаш азык культурасы 4500 гектар чамасы мәйданны били.

План буенча шартлы һәр баш терлеккә кимендә 33 центнер азык берәмлеге әзерләү максат итеп куела. Моның өчен 12 мең 532 тонна концентрат, 8 мең 148 тонна печән, 41905 тонна сенаж, 48 мең 890 тонна силос, 13968 тонна салам тупларга кирәк булачак. Район башлыгы җәйге чордан максималь файдаланып, 1,5 елга җитәрлек азык әзерләү бурычын куйды, дип белдерә районның “Туган як” басмасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International