Бүген Татарстанда агрономнар өчен видеоконференция режимында чираттагы online-семинар уза. Кырдагы һәр агроном, смартфоннан кулланып, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләренә һәм КДАУ галим-аграрийларга сорау бирә ала, дип хәбәр ителә вузның рәсми сайтында.
Дистанцион семинар уңыш формалашуга багышлана. Казандагы белгечләр агрономнарга чәчүлекләр куе булсын өчен нинди агрочаралар кулланырга кирәклеге хакында сөйләячәк. Шулай ук авыл хуҗалыгы культуралары вегетациясенә кагылышлы мәсьәләләрне дә карау планлаштырыла.