ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ашлык күләмен югары уңыш бирә торган сортларны кертү исәбенә арттырырга ниятли

2015 елның 29 мае, җомга

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, югары уңыш бирә торган сортларны кертү исәбенә, ашлык күләмен арттырырга ниятли. Бу чара һәр гектардан өстәмә 5әр центнер продукция алу мөмкинлеге бирә, дип хәбәр итә ведомство матбугат хезмәте.

ТРда орлыкчылык буенча системалы эш алып барыла. Нәтиҗәдә, ел саен югары уңыш бирә торган бөртекле һәм кузаклы культуралар чәчелә.

Хәзер аграр ведомство алдында тулаем ашлык күләмен югары уңыш бирә торган авыл хуҗалыгы культуралары сортларын чәчү исәбенә  арттыру бурычы тора.

Чәчү орлыклары сыйфатын яхшырту эшләре агымдагы елда башланды, ул ялган орлыкларны бетерү мөмкинлеге дә бирәчәк. Шулай итеп, бодай һәм арпа - беренче планга куелган культуралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International