Татарстанда терлек һәм йорт кошлары баш саны артты

2015 елның 29 мае, җомга
 Татарстанда терлек һәм кош баш саны артты. Бу хакта Казан ветеринария академиясендә зоотехника һәм ветеринария медицинасы актуаль мәсьәләләренә багышланган Халыкара фәнни конференциядә белдерелде.
Конференциядә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары, биология фәннәре кандидаты Нәҗип Хаҗипов белдергәнчә, 2015 елның 1 маенда мөгезле эре терлек баш саны 756,4 мең баш тәшкил иткән яки узган елгы шушы ук вакыттагының 102 процентын тәшкил итә. Шул исәптә, сыерлар баш саны 247,2 мең баш тәшкил иткән, бу - узган елгы шушы ук вакыттагының 100 проценты.
Республикада дуңгызлар баш саны 438,1 мең (103 процент), сарыклар һәм кәҗәләр - 57,8 мең баш (130 процент).
Йорт кошлары баш саны 14,5 миллионга җиткән (110 процент).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International