Әлки урманнарыннан Алабугага 10,8 мең кубометр түбән сортлы агач озатылган

2015 елның 30 июне, сишәмбе
Быел Әлки районы урманнарыннан Алабугага 10,8 мең кубометр түбән сортлы агач озатылган.
Алабугада берничә ел элек төрекләр белән берлектә ачылган заводта әлеге агачлардан төзелеш материаллары җитештерелә. Нигездә, каен, юкә, усак агачлары озатыла. Урманда агач кисүдә хәзер алты бригада эшли. Район урман хуҗалыгына күп төрле агач эшләрен башкарырга сәләтле яңа техника кайтты, дип хәбәр итә “Әлки хәбәрләре” газетасы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International