Ел ярымнан Татарстанда милли шоколад бренды барлыкка киләчәк. “Күмәч-кондитер эшләнмәләр комбинаты” (БКК) ачык акционерлык җәмгыяте Казанда шоколад кондитер эшләнмәләрен җитештерү буенча дөнья дәрәҗәсендәге фабрика ачарга ниятли. “Күмәч-кондитер эшләнмәләр комбинаты”на эшлекле сәфәре кысаларында Казан мэры Илсур Метшинга әлеге проектны тәкъдим иттеләр. Шәһәр башлыгы исә бәясе 4 млрд. сумны тәшкил итә торган әлеге инвестицион проектны хуплады.
Предприятиедә мэрны шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади үсеш буенча урынбасары Иван Кузнецов, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары хакимияте башлыгы Тимур Алибаев, “Күмәч-кондитер эшләнмәләр комбинаты” ААҖ генераль директоры Булат Котдусов озата йөрделәр.
Булат Котдусов очрашу барышында җитештерү процессының үзенчәлекле яклары, компаниянең соңгы вакытта ирешкән уңышлары турында сөйләде. Җитәкче сүзләренчә, хезмәткәрләрнең уртача айлык хезмәт хакы үсә бара. 2015 елның гыйнвар аенда хезмәт хакы 24522 сум тәшкил иткән. “Бәягә өстәлгән салымнан кергән табыш бер хезмәткәргә 1,5 млн. сумнан артып китә. Менә бу без горурлана торган күрсәткеч. Татарстанда бу иң югары күрсәткеч!” - дип билгеләп үтте комбинат директоры.
Казан мэры иң беренче итеп икмәк-күмәч җитештерү цехын карады. Биредә тәүлегенә 80 тоннадан күбрәк икмәк ризыклары җитештерелә, комплекслы механикалаштырылган 7 линиядә икмәкнең 30 төре җитештерелә. Шулай ук ул әзер ризыкларга экспертиза үткәрелә торган җитештерү-технология лабораториясендә булды. Сыйфат хезмәте җитәкчесе Резеда Фәррахова сүзләренчә, әзер ризыкларның һәр партиясе дә заводтан куркынычсызлык һәм сыйфат буенча тикшерелеп чыга. “Бездә җитештерү чималы бик сыйфатлы булганга, кулланылышка яраксыз ризыклар булмый диярлек”, - диде ул.
Компаниянең генераль директоры, ризыкларның сыйфатлы икәнен саннар аша да белергә була, диде. Комбинат җитештергән икмәк ризыкларын 300 мең кеше сатып ала. “Иң төп контроль – ул сатып алучылар ихтыяҗы”, - диде мэр, шәһәр халкының әлеге комбинат ризыкларын сайлавын хуплап.
Шәһәр башлыгы табигый чүпрә эшләү цехы белән дә кызыксынды. “Без моның белән башкалардан аерылып торабыз. Икмәк җитештергәндә арыш оеткысын кулланабыз. Оеткы махсус чүпрә культураларыннан һәм ризыкка тәм бирә торган сөт әчетү бактерияләреннән - лактобактерияләрдән барлыкка китерелә. Без ясалма юл белән җитештерелгән химик чүпрә кулланмыйбыз, икмәк пешерә торган табигый чүпрәне махсус институттан алабыз. Аннан соң аны үстерәбез, карыйбыз һәм җитештерүдә кулланабыз. Барысы да иске гадәт буенча”, - дип сөйләде Резеда Фәррахова.
Кондитер эшләнмәләре цехында Илсур Метшин биредә эшләүчеләр белән аралашты, хезмәт шартлары, хезмәт хакының күләме белән кызыксынды, баллы эшләнмәләр җитештерүдә иҗади якын килеп эшләүне бәяләде. Шунысын да әйтергә кирәк: әлеге цехның тәүлегенә 100 төрле 12 тонна кондитер эшләнмәләре җитештерергә мөмкинлеге бар.
Булат Котдусов кунакларга тәкъдим иткән шоколад кондитер эшләнмәләрен җитештерү буенча фабрика төзү турындагы зур масштабтагы инвестицион проект Илсур Метшинны аеруча җәлеп итте.
Директор сөйләве буенча, шоколад фабрикасы төзеләчәк 2 га яки 20 мең кв. метр җир комбинат милкендә исәпләнә. “Татарстан халкы елына 16 мең тонна конфет сатып ала! “Заря” фабрикасы ябылганнан соң әлеге эш тукталып калды”, - диде комбинат җитәкчесе. Компания белгечләре Россиядә барлык кондитер фабрикалары җитештерә торган кондитер эшләнмәләре төрен өйрәнгәннәр. Аннан соң үз продукцияләрен уйлап тапканнар, җитештерү җайланмалары линияләрен һәм бинаны проеклаштырганнар. Проект буенча, бинаны төзү өчен 1 ел вакыт кирәк булачак. Фабрика исә ел ярымнан эшли башлаячак.
Татарстан шоколады “Селам” бренды белән чыгачак. Ул шәрыкта чәчәкләр теле дигәнне аңлата.
Илсур Метшин фабрика җитәкчелегеннән проектның икътисади күрсәткечләре турында аерым кызыксынды. “Фабрика эшләп киткән очракта елына 5-7 миллиард сум табыш керергә мөмкин. Чагыштырып карау өчен, хәзер комбинат елына 1 миллиард табыш китерә. Фабрика ачылган очракта 600 эш урыны барлыкка киләчәк”, - диде “Күмәч-кондитер эшләнмәләр комбинаты” ААҖ генераль директоры. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк: проект хәзерге вакытта дәүләт экспертизасын үткән һәм 3 банкта яклау тапкан. Проектның гомуми инвестицияләр күләме якынча 4 млрд. сум тирәсе, документацияләр һәм мәйданчык әзерләү эшенә бүгенге көндә 200 млн. сум тирәсе акча тотылган.
“7 тапкыр үсү – искиткеч алга китеш. Мондый планнар белән бөтен предприятие дә мактана алмый дип уйлыйм мин. Без Күмәч-кондитер эшләнмәләр комбинатының уңышларын күзәтеп барабыз. Сез кулланучылар базарында һәрвакыт лидерлар исемлегендә. Сез моның белән генә тукталып калмыйча, ризыкларның яңа линейкасын булдырасыз. Конфет җитештерү – үсештә яңа адымнар! Бу - яңа эш урыннары, яңа кулланучылар базары, яңа дәрәҗә дигән сүз”, – диде И.Метшин, Казан үсеше өчен әлеге проектның ни дәрәҗәдә әһәмиятле икәнен ассызыклап.
Казан шәһәре Думасы Аппаратының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән элемтәләр бүлеге шул хакта хәбәр итте.