Буа кибетләрендә вакыты берничә ай элек чыккан товарлар да сатыла

2015 елның 30 июне, сишәмбе

Буа районы сәүдә нокталарында иң күп очраучы җитешсезлекләр – бәяләр күрсәтелмәү, товар турында мәгълүмат язылмау, тәкъдимнәр һәм фикер белдерүләр китабы булмау, киштәләрдә вакыты хәтта берничә ай элек чыккан товарлар да куелу.

Май-июнь айларында райондагы өч кибеттә тикшерү үткәрелгән һәм шундый җитешсезлекләр фаш ителгән. Тикшерү барышында 5238,4 сумлык азык-төлек сатудан алынган, акт төзелеп, тикшерү материаллары Роспотребнадзор каравына җибәрелгән, дип хәбәр итә Буа районының ”Байрак” газетасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International