Азнакай эшмәкәрәләре 31 млн сум акча җәлеп иткән

2015 елның 30 июне, сишәмбе
Республикада эшмәкәрләрне яклауга юнәлтелгән бик күп программалар тормышка ашырыла. Аларда азнакайлылар да актив катнашып, финанс ярдәменә ия булалар. Быел беренче кварталда җирле эшмәкәрләр программалар нигезендә 31 миллион сум акча җәлеп иткән, дип яза “Маяк” газетасы.
“Әлеге программалар эшмәкәрләргә әзер балык бирми. Кулларына тоттырылган кармак ярдәмендә балыкны алар үзләре тотарга тиеш”, – диде район башкарма комитеты җитәкчесенең эшмәкәрлек буенча ярдәмчесе Әнвәр Җиһангиров.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International