Казанда Куба белән Татарстан арасында хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында фикер алышынды

2015 елның 30 июне, сишәмбе

 Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков ТР Хөкүмәте йортында РФта Куба Республикасы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Эмилио Лосада Гарсиа белән очрашты. Чарада ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Премьер-министрының тышкы икътисади эшчәнлек буенча ярдәмчесе Назил Насыйбуллин, республика предприятиеләре вәкилләре катнашты. 

Илдар Халиков белән Эмилио Лосада Гарсиа Куба Республикасы һәм Россиянең бер төбәге буларак Татарстан белән алга таба ике як өчен дә файдалы хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында фикерләште. Аерым алганда, Азатлык утравы территориясендә Россия вертолетларын ремонтлау өчен сервис үзәген төзү турында сүз барды. Шулай ук яклар сәламәтлек саклау, фармацевтика, машина төзелеше, туристлык һәм нефть химиясе өлкәсендә уртак проектларны тормышка ашыру хакында да сөйләште.

Илдар Халиков билгеләп узганча, соңгы вакытта Татарстан һәм Кубаның уртак чаралары күп булды. Аеруча әһәмиятлеләре: Казанда Хөкүмәтара Россия-Куба комиссиясенең 13нче утырышы, Татарстанга Куба Министрлар Советы рәисе урынбасары Рикардл Кабрисас килү һәм башкалар. "Бөтен юнәлешләр буенча да актив эшләү зарур. Кубада Татарстан Республикасының сәүдә-икътисади вәкиллеге бар, кирәкле тәҗрибә һәм элемтәләр дә шактый", дип билгеләп үтте ТР Премьер-министры.

Э.Л.Гарсиа И.Халиковка җылы кабул иткән өчен рәхмәт белдерде һәм Татарстан Республикасының Куба өчен әһәмиятле стратегик партнер булып калуын ассызыклады, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International