Германия компанияләре Татарстан өчен беренче урындагы партнерлар – Илдар Халиков

2015 елның 30 июне, сишәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген ТР Хөкүмәте йортында Германиянең «Винтерсхалл Холдинг ГмбХ» компаниясе идарәсе рәисе Марио Марен белән очрашты. Очрашуда шулай ук ТР Премьер-министры ярдәмчесе Алмаз Галиев һәм «РИТЭК» ААҖ генераль директоры Николай Николаев та катнашты.

Очрашуда яклар «Винтерсхалл Холдинг ГмбХ» компаниясе белән Татарстан Республикасы арасында хезмәттәшлекнең өстенлекле юнәлешләре буенча фикерләштеләр.
Илдар Халиков сүзләренчә, мондый бизнес элемтәләр бик әһәмиятле.

“Германия компанияләре Татарстан өчен беренче урындагы партнерлар булып тора. Әлбәттә, бүген андый илләр безнең икәү, дип әйтү дөресрәк булыр иде, чөнки без Төркия белән дә актив хезмәттәшлек итә башладык. Әмма иң эре һәм озак вакытлы элемтәләр Германия партнерлары белән төзелгән. Бу очракта 200 компания турында сүз бара”, - дип белдерде И.Халиков.

Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International