Кытай делегациясе Кол Шәриф мәчетендә булды

2015 елның 30 июне, сишәмбе

Бөтенкытай халык вәкилләре җыены Даими комитеты Рәисе Чжан Дэцзян һәм делегация вәкилләре Кол Шәриф мәчетендә булдылар. Кунакларны Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин озата йөрде.

Кытайдан килгән рәсми кунаклар Ислам мәдәнияте музеен карадылар, татар халкы тарихы, дин үсеше белән таныштылар. Рөстәм хәзрәт кунакларга республикада алып барылган дини эшчәнлек хакында сөйләде. Шулай ук, ул Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән истәлеккә бүләкләр тапшырды.

Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте белдерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International