Россия Президенты Путин Төркия Президенты Эрдоган белән очрашты

2015 елның 30 июне, сишәмбе

Бүген иртән Россия Президенты Владимир Путин Төркия Республикасы Президенты Рәдҗәп Тайип Эрдоган белән очрашты.

Дәүләт башлыклары Беренче Европа уеннары ачылышыннан алган хис-кичерешләре белән уртаклашты һәм үз илләре командаларына, Уеннар хуҗасы спортчыларына уңышлар теләделәр, дип белдерелә Кремль сайтында.

Искәртеп үтик, Уеннарны рәсми башлау тантанасы махсус ярышлар өчен төзелгән 68 мең кеше сыйдырышлы «Олимпийский» стадионында узды. Киләчәктә 4 елга бер тапкыр уздырыла торган Европа уеннары 12-28 июньдә Бакуда уза. 50 илдән 6 мең спортчы (355 е россияле) арасында спортның 20 төре буенча ярышларда 253 комплект медаль уйнатылачак. Татарстан данын 20 спортчы яклаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International