Россия Президенты Владимир Путин Хөкүмәткә 30 июльгә кадәр илдә 2015 елның I кварталында үлүчеләр саны артуның сәбәпләрен ачыклауны йөкләгән. Бу хакта Кремль сайтында хәбәр ителә.
Путин шулай ук "халыкның үлүчеләр санын киметүгә юнәлдерелгән өстәмә чаралар эшләргә һәм кабул итәргә" кушкан. Аны тормышка ашыру өчен җаваплы кешеләр итеп Премьер-министр Дмитрий Медведев һәм Россия төбәкләре җитәкчеләре билгеләнгән.
Элегрәк Дмитрий Медведев 2015 елның беречне дүрт аенда Россиядә үлүчеләр саны 3,7 процентка арткан, дип белдергән иде.
Шулай ук узган атнада басылган Росстат мәгълүматлары буенча, I кварталда 2014 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, хәерчеләр саны 3,1 млн кешегә ишәйгән.