Бүген икенче чакырылыш Казан шәһәре Думасының чираттагы 43 нче сессиясендә Думага депутатлар сайлау көне рәсми рәвештә игълан ителде. Казан мэры һәм Дума рәисе Илсур Метшин алып барган сессиядә хәбәр ителгәнчә, бу дата 13 сентябрьгә билгеләнгән. Казан шәһәре Думасына депутатлар сайлау хакында карар җирле матбугатта - "Казанские ведомости" һәм "Шәһри Казан" газеталарында басылып чыкканнан соң үз көченә керәчәк.
"Бу эштә вак мәсьәләләр булырга мөмкин түгел, шуңа да барлык хезмәтләр дә мобильләшергә һәм сайлауларны тиешле дәрәҗәдә уздырып, барлык мәсьәләләрне дә вакытында чишәргә тиеш. Мондый сайлау кампаниясе Казанда беренче тапкыр үткәрелә һәм аны оештыручылардан мин намус белән эшләүләрен һәм сайлауларның мөмкин кадәр ачык уздыруны тәэмин итүләрен сорыйм", - диде Илсур Метшин. Ул шулай ук сайлауларның нинди система буенча узачагы белән дә кыскача таныштырды. Казан башлыгы хәбәр иткәнчә, республика башкаласында 67 сәяси партия теркәлгән, шуларның 5 се сайлаучыларның имзаларын җыюдан азат, калган сәяси партияләр вәкилләренә исә округтан 4,5 мең сайлаучының имзасын җыю шарт. Бу исә кала сайлаучыларының 0,5процентын тәшкил итә.