Россия төзүчеләр берлеге рәисе вице-президенты ТР Дәүләт Советында булды

2015 елның 30 июне, сишәмбе

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия төзүчеләр берлегенең территорияләрдә эшләү буенча вице-президенты, Томск өлкәсе Төзүчеләр берлеге президенты, Томск өлкәсе Закон чыгару Думасы депутаты Борис Мальцев белән очрашты. Татарстан парламенты башлыгы белән төзүчеләр иҗтимагый оешмасы җитәкчесе төзелеш тармагының бүгенге проблемалары, Россия шәһәрләренең архитектура күренеше һәм шәһәр мохитен планлаштыру хакында фикер алышты.

Әңгәмә алдыннан Борис Мальцев Фәрит Мөхәммәтшин белән бергә Парламент үзәгендә булды, Дәүләт Советы музее экспозициясен карарды. Татарстан парламенты җитәкчесе Томск кунагына Татарстан тарихында парламентаризмның мөһим чорлары, парламент эшчәнлеген оештыру хакында сөйләде. 

Борис Мальцев сүзләренчә, аның күптән Казанга киләсе, Татарстан башкаласының үзенчәлекле мәдәни мирасы белән танышасы, республиканың спорт һәм мәдәни объектларында буласы килгән.

Томск өлкә Думасының элеккеге рәисе (1994 – 2011 елларда), РФ ФҖ Федерация Советы әгъзасы (1994 – 2001), Европа Советының Парламент Ассамблеясы депутаты (1996 – 2001) Борис Мальцев 17 июньнән алып Казанда эш сәфәрендә. Кичә ул Болгар дәүләт тарихи-архитектур музей-тыюлыгы, "Казан Арена" стадионы, Спортның су төрләре сарае, "Казан" гаилә үзәге кебек объектларда булды. Бүген ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин белән очрашты, Казан Кремлен карады. Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашудан соң, Татарстан төзүчеләр берлегенә юнәлде.

Ул шулай ук 2013 елда Бөтендөнья җәйге студентлар уеннары объектлары (Универсиада авылы, Теннис академиясе, "Буревестник" бассейны, "Санкт-Петербург" волейбол үзәге), "Зөя" утрау-шәһәрчегендә булырга ниятли, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International